Для Интернет-страницы "Созвучие" Р. Миннуллин прислал свое новое стихотворение на родном языке. Произведение посвящено белорусскому просветителю и первопечатнику Франциске Скорине.
Безнең чорга синнән ниләр калган?..
Франциск Скоринага
Милләттәшләреңә мирас булып
Калган синең бөек хезмәтләрең.
Шуңа күрә ничә гасырдан соң
Күрсәтәләр сиңа хөрмәтләрен...
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Халык тарихында Эзең калган!
Яңа гасырларга килеп җиткән
Бөек Эзең - Бөек Сүзең калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Үз халкыңа әйткән Хитап калган!
Хитабыңны ташка бастыргансың...
Син бастырган Бөек Китап калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Туган җиргә Бөек Сөю калган!
Үз халкыңа Бөек Мәхәббәт һәм
Халкың өчен Яну-Көю калган!
Тарих туфрагына күмелмичә
Скорина дигән Атың калган!
Иң мөһиме – синең исемеңне
Яд итәргә Бөек Халкың калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? -
Бер могҗиза калган кадәресе...
Шуңа күрә дә бит гасырларның,
Милләтеңнең син бер Кадерлесе!
Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре